”Күңел чаткылары” исемле китапны тәкъдир итү кичәсе
21 октябрь көнне Ә. Авзалова ис. мәдәният сараеның Тантаналар залында шагыйрь, якташыбыз, Язучылар Союзы члены Фәнәвис Дәүләтбаев белән очрашу-кичә уздырылды.Фәнәвис Дәүләтбаев дистәгә якын китап авторы. Аның әсәрләрендә Ватан, Кече Ватан, патриотизм, тормыш чынбарлыгы, авылдашлар көнкүреше, төрле язмышлар, өмет, мәхәббәт ярылып ята. Очрашуда авторның яңа гына табадан төшкән “Күңел чаткылары” китабы тәкъдим ителде. Кичәдә, Г.Тукай премиясе иясе, шагыйрь М.Мирза, “Агыйдел дулкыннары” әдәби –иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият сөючеләр, авыл китапханәчеләре, иҗат әһелләре катнашты. Шулай ук Ф. Дәүләтбаев иҗатына багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кичә ”Күңел чаткылары” китабыннан өзекләр уку һәм мәдәният хезмәткәрләренең җырлары белән аралаштырып алып барылды. Фәнәвис Дәүләтбаев, үз чиратында китапның чыгу тарихы, киләчәккә планнары турында сөйләде.Кичә ахырындда китапханә директоры Г.Р.Ахмадишина чыгыш ясады, авторга киләчәктә дә иҗат уңышлары, китап укучылар белән яңадан-яңа очрашулар теләде. Кичә чын мәгънәсендә эчкерсез , бер тында узды.
