“Яшь каләмчеләр”
15 нче октябрь көнне Гамил Афзал исемендәге “Яшь каләмчеләр” фестивале узды.Тантанада район башлыгы Л.Р.Зарипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучылар Союзы членнары –Х.Ибраһим, М.Галиев, К.Каримов, А.Хәмзин, Г.Әдһәмова, якташыбыз В.Имамов, И.Ибраһимов,Ф.Дәүләтбаев, “Агыйдел дулкыннары” әдәби –иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият сөючеләр, шулай ук республикабызның төрле авыл, шәһәрләрендә яшәүче конкурсантлар - яшь иҗатчылар катнашты. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Г.Афзал премиясе – танылган татар шоумены, татар композиторы, җырчы, артист, язучы, журналист, режиссер, юморист –Алмаз Хәмзинга тапшырылды.Китапханәчеләр районның тарихы, гореф-гадәтләре, шулай ук республикабызның төрле шәһәр – районнарында яшәп иҗат итүчеләрнең китапларыннан торган күргәзмә тәкъдим итте.

