"Уңыш сере"
26 сентябрь көнне үзәк китапханәдә "Уңыш сере" дигән тематик очрашу үткәрелде. Бездә кунакта татар эстрадасы җырчысы Марат Яруллин булды. Марат Яруллин үзенең балачагы, гаиләсе, актер һәм җырчы һөнәрен сайлауда мәктәпнең нинди роль уйнавы, үзеңдәге талантларны ничек танып белүе турында сөйләде. Укучыларның сорауларына, тормыштан, балачакта булган кызыклы вакыйгаларны искә төшереп, киң итеп җавап бирде. Очрашу бик эчтәлекле һәм кызыклы үтте. Аның өчен уңышның нигезе нәрсәдә соң, дигән сорауга ул максатчанлыгында, хезмәт сөючәнлегендә, һәм тырышлыкта дип җавап бирде. Залда җылы атмосфера тудырганы өчен Марат Яруллинга рәхмәт белдерәбез, иҗат юлын дәвам итүен һәм тыңлаучыларны яңа җырлары белән сөендерүен телибез.
