“Зур гаиләнең яллары”
21 нче сентябрь көнне көнне, Әлфия Авзалова ис.мәдәният Сарае мәйданчыгы алдында “Зур гаиләнең яллары” исеме астында башланган илкүләм проекты кысаларында “КитапFest-әдәби ярминкә” уздырылды.Китап бәйрәмендә актив тормыш рәвеше алып барган, рухи гореф-гадәтләрне саклаган гаиләләр, 1 нче Актаныш мәктәбенең 11 класс укучылары һәм технология техникумының 023 б группасы студентлары катнашты. Китап бәйрәмендә:”Бренд-гаилә”, “Әдәби интрига”, “Библиошоу”, “Китап фейс-арт”, ”Гаилә агачы” мәйданчыкларында гаиләлеребез китаплар иленә сәяхәт кылдылар.”Бренд-гаиләдә” җырлы-биюле, нәфис сүз осталары чыгыш ясады, “Әдәби интригада” гаилә елына карата мәкальләр, тизәйткечләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр,”Библиошоу”да төрле интеллектуаль уеннар оештырылды, “Китап фейс-арт”та милли орнаментлар кулланып брошкалар(түштамга) һәм бисер белән гаилә агачы ясалды.”Гаилә агачында” һәр гаилә үзенең укыган, истә калган, башкаларга да укытасы килгән китапның исеме, авторлары язылган китапчыкларны гаилә агачына элде. Иү соңыннан китапханә диреторы Г.Р.Ахмадишина катнашучыларга рәхмәт хисләрен җиткерде, рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләрен тапшырды.
