"Укы! Уйлан! Тормышыңны куркыч астына куйма!"
5 сентябрь көнне Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәдәният һәм сәнгать паркында " Укы! Уйлан! Тормышыңны куркыч астына куйма!" дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр үтеп баручыларга Россия Федерациясендә булган җаваплылык төрләре турында сөйләделәр.Алар хокук бозу һәм җинаятьнең нәрсә икәнен аңлаттылар. Яшүсмер җаваплы булган җинаятьләрне санап чыктылар. Чара китап күргәзмәсе белән үрелеп барды, район халкы хокукый викторина сорауларына җавап бирде.

