Центральная библиотека

“Йөгерек китап -2024!” Бөтенроссия көзге интеллектуаль йөгерү марафоны

2 нче  сентябрьдә үзәк китапханә Бөтенрәсәй көзге интеллектуаль йөгерү акциясенә кушылып, “Йөгерек китап-2024” уздырды. Быелгы акция “Россия династияләре” нә багышланды. Акциянең максаты: китапханәбезне инновацион, креатив тирәлек, ял итү урыннары һәм мәдәни тормышны танып-белүче үзәкләрнең берсе буларак популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Моннан тыш, йөгереш «иң күп укучы район " буларак Актанышның имиджын үстерүгә үз өлешен кертергә тиеш. "Йөгерек китап» интеллектуаль уен формасында  узды. Акциянең шартлары гади булды: акцияне оештыручылар алдан эшләнгән маршрут буенча юл тотты һәм катнашучыларга фән һәм мәдәният өлкәсендә тарихта тирән эз калдырган күренекле династияләр турында, шул исәптән табиб, химиклар, физиклар, сәяхәтчеләр, язучылар, рәссамнәр, музыкантлар турында уй-фикерләрен белделәр, танып- белүләре буенча сораулар бирделәр.

 Дөрес җавап өчен катнашучыларга  «йөгерек китап»лардан кызыклы китап, кечкенә тематик бүләкләр һәм китапханәгә чакыру алдылар.Акция мавыктыргыч һәм бик кызыклы булды.