“Шигърият бәйрәме”
30 нчы август Татарстан Республикасы көне уңаеннан, үзәк китапханә хезмәткәрләре, мәдәният һәм сәнгать паркында Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме уздырдылар. Әдәбият бәйрәмендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Г.Тукай бүләге иясе, шагыйрь Мөхәммәт Мирза, “Агыйдел дулкыннары” берләшмәсе әгъзалары катнашып чыгыш ясадылар, шигырьләр укыдылар.








