Центральная библиотека

"Китапханә дөньясы остазы"

20 август көнне, Ә.Авзалова ис.мәдәният сараеның тантаналар залында 10 елдан артык укытучы, 30 елга якын китапханәче булып эшләгән, районның "Белем җәмгыяте" җитәкчесе, актив җәмәгать эшлеклесе, үрнәк әни, ике бала анасы, тыл ветераны Гәрәева Гамбәрия Сәетгәрәй кызының тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе уздырылды. Г. Гәрәева китапханә эшчәнлеген алга җибәрү һәм яшь буынга тәрбия бирү буенча үзеннән шактый өлеш керткән шәхес буларак билгеле.Кичәдә, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.М.Анварова, Г.Гәрәеваның яраткан кияве, Казандагы Актаныш якташлар оешмасы җитәкчесе, Актанышның мактаулы гражданы Вәсим Хөзәян улы Вахитов, әдәбият сөючеләр, китапханәче –остазның хезмәттәшләре, авыл китапханәчеләре, “Агыйдел дулкыннары” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, һәм әлбәттә Гамбәрия Сәетгәрәй кызының балалары, туганнары катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Китапханәчеләр әзерләгән Г. Гәрәева турында истәлек-фотолардан торган презентация, видеоролик күрсәтелде. Чыгыш ясаучылар бу күренекле шәхес турында хәтирәләрен яңарттылар, матур истәлекләре белән уртаклаштылар. Аны белгән һәм яраткан кешеләр күңелендә ул тирән белемле, тырыш, башкаларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы, хезмәткәрләренә карата таләпчән кеше буларак истә калган. Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары кичәгә тагын да ямь өстәде. Ихлас аралашу, эчкерсез сөйләшү белән барган әлеге тантана һәркемгә яхшы кәеф, онытылмас матур мизгелләр бүләк итте.