Центральная библиотека

«Син –табигать баласы»

Экология проблемасы-заманның глобаль проблемасы. Соңгы дистә еллар эчендә ул шулкадәр кискенләште ки, бүген җәмгыятьтә бу проблемага кагылмаган бер генә өлкә дә калмады. Үсә барган экологик кризис шартларында халыкның барлык төркемнәренә экологик белем һәм тәрбия бирү беренчел әһәмияткә ия. Шуңа күрә төрле социаль һәм иҗтимагый учреждениеләр алдына экологик культура формалаштыруга, халыкның әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтенә, уникаль табигатебезнең истәлекле урыннарын саклау һәм арттыру өчен гражданнарның шәхси җаваплылыгын арттыруга ярдәм итә торган, рухи-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалауны активлаштыру бурычы куела. Укучыларны экологик яктан агарту китапханәләр эшчәнлегендә һәрвакыт өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Биредә экологик тематика материаллары белән эшләү, аларны укучыга җиткерү буенча шактый тәҗрибә тупланган. 6 август көнне мәдәният һәм сәнгать паркында «Син –табигать баласы»экологик танып белү программасы үтте. Чара барышында китап укучылар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.