Центральная библиотека

“Вакытлы матбугат-заман көзгесе”

Китапханәгә укучыларны җәлеп итүдә вакытлы матбугат зур роль уйный. Гәҗит-журналларны өйгә алып кайтырга, шулай ук яраткан кызыклы басмаларны уку залында укырга мөмкин. Шул уңайдан китапханә хезмәткәрләре тарафыннан мәдәният һәм сәнгать паркында “Вакытлы матбугат-заман көзгесе” дип аталган мәгьлүмат сәгате уздырды. Чарага “Вакытлы матбугат” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Теләге булган һәркем журналларны карады, кызыксындырган мәсьәләләр буенча мәгълүматлар алды. Чарада катнашкан һәркемгә истәлек бүләкләр таратылды.