“Данлы юллар һәм еллар”
26 нчы июнь көнне мәдәният йортының тантаналар залында үзәк китапханә хезмәткәрләре Саҗидә Сөләйманова, Г.Афзал ис. премия лауреаты, язучы, прозаик, журналист, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районыбызда яшәп иҗат итүче мөхтәрәм зат Әмирҗан Закирҗан улы Моталлаповның “Данлы юллар һәм еллар” исемендәге иҗат кичәсен уздырды. Чарада район башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, олпат язучыбызны хөрмәт итеп килгән күп санлы язучылар, шагыйрьләр, райондашларыбыз катнашты һәм чыгыш ясадылар.
Туып үскән җирдә бәхетен тапкан, туган туфракта иҗат иткән, халыкчан әсәрләре белән күпләргә таныш Әмирҗан Закирҗан улы «Мәдәнияткә керткән өлеше өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Әмирҗан Моталлапов әдәби әсәрләренең төп темалары — авыл хәлләре, җир кешеләренең тормыш-көнкүреше, гыйбрәтле язмышлары, өмет-хыяллары, реаль чынбарлык вакыйгалары. Чарада аның китапларына буктрейлерлар тәкъдим ителде. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары кичәне бизәде.



