Центральная библиотека

«Минем илем - минем Россиям»

12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен-Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы булып тора. Бу вакыйгага үзәк китапханә «Бүләк» лагере балалары һәм Актаныш халкының барлык категорияләре өчен «Минем илем - минем Россиям» патриотик сәгате үткәрде. Очрашу бәйрәм тарихы турында сөйләүдән башланды. Китапханәчеләр балаларга Россия Федерациясенең күпмилләтле дәүләт булуын, аның территориясендә 180дән артык төрле милләт һәм этник төркем яшәвен, аларның барысы да Россиялеләр булуын сөйләде. Россия халыкларының һәрберсе телләре, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, тарихи традицияләре, дине, мәдәнияте буенча аерылып тора. Россия гимнын тыңладык, Ватаныбызның төп символларын атадык. Аннары катнашучылар «Флаг», «Дәүләт бәйрәмнәре» конкурсларында катнаштылар, Ватаныбыз турында табышмакларны чиштеләр. Шулай ук «Россия- туган илем» күргәзмәсе дә эшләп торды. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Актив катнашулары өчен балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.