Центральная библиотека

"Халыкка бирелгән язучы"

30 нчы май көнне, Ә.Авзалова ис.мәдәният сараеның Тантаналар залында күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай ис.Дәүләт премиясе, Төркиянең халыкара бүләге, Азия һәм Африка илләренең “Лотос” премиясе, Андрей Платонов, Михаил Шолохов ис.Халыкара бүләкләр иясе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР язучылар берлеге әгъзасы Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев белән очрашу-кичә булды. Ринат Мөхәммәдиев заманның үткен проблемаларын күтәргән “Сират күпере”,”Утлы таба өстендә”, “Кенәри читлек кошы”, “Беренче умырзая”, “Ак кыялар турында хыял”, Үз кешеләр”, “Күзачкысыз буран” кебек роман-повестьлары белән безгә таныш. Аның әсәрләре татар, рус, башкорт, төрек, инглиз һәм башка күп телләргә тәрҗемә ителгән.Кичәдә, әдәбият сөючеләр, авыл китапханәчеләре, иҗат әһелләре, “Агыйдел дулкыннары” әдәби- иҗат берләшмәсе әгъзалары катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.Чарада китап күргәзмәсе эшләде, әдипнең тормышы һәм иҗатына багышланган презентация, “Ак кыялар турында хыял”, “Күзачкысыз буран” әсәрләренә буктрейлер тәкъдим ителде.Язучы иҗаты һәм тормышының кызыклы вакыйгаларын искә төшерде, кыскача кайбер геройларының язмышы турында сөйләде , киләчәккә планнары турында әйтеп үтте, щ катнашучылар берсеннән-берсе кызыклы сорауларын яудырдылар.Кичә язучының әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле уку, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Р.Галиева, Р.Мусинның җырлары белән үрелеп барды.Әдип үзенең китапларын китапханәгә бүләк итте.”Халыкка бирелгән язучы “ исеме астында узган әлеге кичә бер тында узды, ихлас, кабатланмас булуы белән аерылып торды.Мондый иҗат кешесе белән очрашу катнашучыларга күтәренке кәеф, онытылмас мизгелләр бүләк итте.