“Зур гаилә яллары”
2024 ел Россия президенты В.В. Путин Указы буенча гаилә елы дип игълан итте. Шул уңайдан илебездә, мәгънәле акцияләр, төрле проектлар гамәлгә ашырыла.
Илкүләм “Зур гаилә яллары” проекты кысаларында 17 нче май көнне, китапханәчеләр районыбызның әдәбиятлы, мәдәниятлы, иманлы, рухи яктан бай булган, актив тормыш рәвеше алып барган гаиләләр белән бергә зур чарага җыелды. Проектның максаты төрле буын гаиләне берләштергән, рухи яктан бай булган гаиләләрне башкаларга таныту, бергәләп актив тормыш рәвеше алып бару. Чара “Китап Fest- әдәби ярминкә” исеме астында үтте. Биш мәйданчык эшләде: “Бренд- гаилә”- җырга, биюгә, нәфис сүзгә булган сәләтләрне күрсәтү, “Әдәби интрига”- тизәйткечләр, табышмаклар чишү мәйданчыгы эшләде, “Библиошоу” да- хәрәкәтле уеннар, “Китап фейс-арт” мәйданчыгында мастер-класс үткәрелде, “Библиокафеда”- килгән кунакларга чәй табыны әзерләнде. Бәйрәмдә социаль яклау бүлегенең социаль педагогы Исламова Алеся Фирдәвес кызы катнашты. Ул балаларга “ышаныч телефоны” турында мәгълүмат җиткерде, аның буенча тәүлек дәвамында төрле проблемалар килеп туганда шалтыратырга мөмкин. Барлык шалтыратуларның да бушлай һәм ананоним булуы хакында аңлатты. Очрашу ахырында Актаныш үзәк китапханә җитәкчесе Гөлназ Рафис кызы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, гаилә әгъзаларына ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләп, истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.









