Центральная библиотека

Алсуның беренче тамчылары

6 май  көнне “Агыйдел дулкыннары” әдәби-иҗат берләшмәсенең актив члены Алсу Галееваның “Тамчылар” китабын белән танышырга, сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернатның 4 класс укучылары килде. Кичәдщ китап күргәзмәсе эшләде, китап авторы Алсу Галееваның тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация белән башланып китте. Яшь иҗатчының әлеге генә табадан төшкән китабының чыгу тарихы, гомумән үз иҗаты, шөгыле турында  мәгънәле чыгышыннан соң укучы-балалар үзләрен кызыксындырган  сорауларны яудырдылар.Укучылар Алсу Галееваның шигырьләрен яттан сөйләделәр, үзләренең дә иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Эчкерсез, үзара җылы мөнәсәбәттә узган элеге мәгънәле кичәдә автор балаларга автографлы китабын бүләк итте. Китапханәчеләр Алсуның ”Беренче тамчылары”ның дәвамлы булуын, мәгънәле иҗат җимешләре белән китап укучыларын киләчәктә дә сөендереп торуын теләделәр.