“СВО батырлары- безнең якташлар”
Хәзерге вакытта Украина территориясендә барган хәрби хәрәкәт һәрберебездә патриотизм хисләрен көчәйтте,безне тагын да берләштерде.Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган илең, туган ягыңның геройлары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан 14 нче декабрь көнне, китапханәдә , “СВО батырлары- безнең якташлар” исеме белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү уздырылды. Очрашуда хәрби хәрәкәттә катнашучы ир-егетләрнең тормыш иптәшләре, балалары, әти- әниләре һәм лаеклы ялга кайткан Иске Богады егете А.катнашты. Хәрби операциядә катнашкан егет бүгенгесе көндә неонаөизм белән көрәшергә кирәклеген, хәрби хәрәкәтләрнең барышы, безнең ир-егетләрнең анда күрсәткән батырлыклары турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Шулай ук очрашуга чакырылган техникум укучыларының катнашуын күздә тотып ир-егетләргә армия сафларында хезмәт итәргә, ил алдындагы бурычны намус белән үтәргә кирәклеген ассызыклады.Үзара җылы аралашу форматында барган әлеге очрашуда, аларның әтиләре улларының аларга бик кадерле булганнарын, “Сугышлар бетеп исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар” дигән изге теләкләрен җиткерделәр. Кичәдә китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, патриотик темага әдәби викторина, интеллектуаль уеннар оештырылды.








