“Бердәмлектә безнең көч!”
29 ноябрь көнне Актаныш үзәк китапханәсе, “Бердәмлектә безнең көч!” исеме астында патриотизм һәм игелек сәгате үткәрде. Чара башында китапханәчеләр бәйрәм тарихы, Россиянең дәүләт символикасы турында сөйләделәр. Студентлар белән китапханәчеләр, россиялеләр өчен Халыклар бердәмлеге көне - дуслык һәм берләшү бәйрәме, мәхәббәт һәм татулык бәйрәме икәнен ассызыклап киттеләр. Чара барышында студентлар презентация, китап күргәзмәсе белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада катнашучылар, без күпмилләтле Россия халыкларының бердәмлегенә омтылырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки бердәмлек - ул бөек көч.

