Центральная библиотека

“Әнкәйләргә безнең йолдызлардан, я кояштан һәйкәл салырлык!”

24 нче ноябрь көнне Халыкара әниләр көне уңаеннан, үзәк китапханә хезмәткәрләре, “Әнкәйләргә безнең йолдызлардан, я кояштан һәйкәл салырлык!” дип исемләнгән очрашу - кичә уздырды. Бәйрәмгә гомерен балалар укытуга багышлаган, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны, үрнәк гаиләдән булган, үрнәк әни, өч бала анасы, “Агыйдел дулкыннары” әдәби-иҗат берләшмәсенең актив иҗатчысы Зәйнуллина Фәймә Фазуловна, һәм “Агыйдел дулкыннары” әдәби-иҗат берләшмәсе активлары чакырылган иде.Очрашуда Фәймә апаның “Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!” китабына презентация уздырылды. Ф.Зәйнуллина үзенең балачагы, тормышы, иҗаты, китапның язылу тарихы белән белән таныштырды, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Очрашу – кичәдә “Якты кояшыбыз –әниләр!” исеме белән китап күргәзмәсе эшләде, видеоролик күрсәтелде. Р.Фәизовның “Ике әни”, Ф.Яруллиның “Чәчәкләр моңы”, китапларына буктрейлар күрсәтелде. Үзара эчкерсез аралашу белән барган, әниләргә дан һәм мәдхия җырлаган әлеге кичә һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.
Кеше тормышында зур урын алып торган әниләр темасы әдипләребез иҗатында да зур урын бирелгәнлеге бу кичәдә тагын бер кат чагылыш тапты.


Балагызның берәве сез,
гаиләнең терәге сез
Иминлекнең терәге Сез

Һәркемнең иң кирәге сез!