Центральная библиотека

“Тормыш зирәклеге - күңел яшьлеге”

1 октябрь-Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәмне зурлап-декада итеп уздыру илебездә күркәм традициягә әверелде. Шул уңайдан үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге 6 октябрь көнне “Тормыш зирәклеге - күңел яшьлеге” исеме белән ярыш уен форматында очрашу-кичә уздырды. “Агыйдел дулкыннары” әдәби –иҗат берләшмәсе әгъзаларыннан төзелгән “Дулкын” һәм район ветераннар оешмасыннан “Мирас” командалары тапкырлыкта, зирәклектә, җитезлектә, иҗади биремнәрдә көч сынаштылар. Очрашу-кичә эчкерсез, җылы аралашу, матур хәтирәләрне барлый-барлый алып барылды.Кичә ахырында һәр катнашучыга китапханәнең “Заман” нәшриятында чыккан “Татар милли ашлары” китабы һәм китапханә директоры Г.Ахмадишинаның үзе әзерләгән “Шырлык чәе” үләннәр җыелмасы тапшырылды.Ихластан уздырылган әлеге бәйрәм өлкәннәрнең “Кайда сез, яшьлек елларым?” исемле җырны күмәкләп башкарулары белән тәмамланды. Барлык өлкәннәрне ихластан бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Дөньлар тыныч булып, сәламәтлектә, җан тынычлыгы, балалар, оныклар сөенечендә яшәүләрен телибез.Бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән!