“Сугышлар беркайчан булмасын!”
Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлегендә “Сугышлар беркайчан булмасын!” исеме белән батырлык сәгате уздырылды. Хәзерге вакытта безнең илнең һәр кешесенә бердәм, уяу, көчле, бергә булу мөһим, хәрби хезмәттәгеләргә һәръяклап ярдәм итү безнең бурыч булып тора. Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган илең, туган ягыңның геройлары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан уздырылган әлеге чарада районыбызда актив тормыш алып барган “Агыйдел дулкыннары” әдәби- иҗат берләшмәсе әгъзалары да катнашты.Алар әтиләренең, якыннарының сугышта күрсәткән батырлыклары турында хәтирәләрен яңарттылар, патриотик темага үзләре язган шигырьләре белән таныштырдылар. Китапханәчеләр тарафыннан китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, патриотик темага әдәби викторина уздырылды.







