“Минем тормышым – минем шигырьләремдә”
8 нче сентябрьдә совет һәм россия шагыйре, прозаик, публицист, сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, Социалистик хезмәт герое, Дагестан АССРның халык шагыйре, Дагестан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәсүл Хәмзәт улы Гамзатовның тууына 100 ел тула. Шул уңайдан, үзәк китапханә хезмәткәрләре, мәдәният һәм сәнгать паркында “Минем тормышым – минем шигырьләремдә” исеме белән аралашу сәгате уздырды.Китапханәчеләр танылган Дагестан халык шагыйренең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар.Гамзатовның туган як, туган йорт, халкы, үз ягының таулары, әнисенә, хатын-кызга хөрмәте, кешеләр арасында дуслык һәм мәхәббәткә дан җырлаган шигырьләре яңгыратылды. Күпләргә таныш булган,сугышта вафат булганнар истәлегенә җырлана торган “Торналар” җыры да авторның сүзләренә язылганлыгы ассызыкланды.






