Центральная библиотека

"Китапханәгә ничек барырга?" исеме астында «Либмоб»

26 июньдә Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре  "Китапханәгә ничек барырга?" исеме астында  «Либмоб» акциясе үткәрде.  Акциянең максаты-китап һәм китап укуга кызыксыну уяту. Чараны үткәрүнең мондый гадәти булмаган формасы-яңа укучылар табу һәм китапханәнең имиджын күтәрү өчен искиткеч ысул.

- Китапханәгә ничек барырга, адресы ничек?  Нәкъ менә шушы сораулар  белән китапханәчеләр урамда үтеп баручыларга мөрәҗәгать иттеләр.

Китапханәгә юлны күпләр белә  булып чыкты. Сораштыруда катнашучыларның барысы да диярлек безнең үзәк китапханәгә барырга, язылырга, китаплар алырга вәгъдә иттеләр. Һәркемгә китапханә адресы һәм телефоны язылган китап кыстыргычлары  һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Без үтеп баручыларны гаҗәпләндергәнебезгә, аларны көн дәвамында уңай һәм күңелле кәеф белән тулыландырганыбызга бик шат!