Центральная библиотека

Пушкин көне

8 июньдә, «Бүләк» лагерында Бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көненә багышланган Пушкин көне узды.
Китапханәчеләр шагыйрьнең иҗатын ачучы тематик сәгать үткәрделәр. Балалар, бала-чактан ук өйрәнеп үскән шигырьләрне һәм әкиятләрне искә төшерделәр. Пушкин көне, бөек рус шагыйренең китап күргәзмәсеннән башланып китте. Балалар күп тапкырлар тыңлаган һәм күп кенә юлларын яттан белгән яраткан әкиятләрен яңгыраттылар.
Аның әсәрләрендәге геройларны әдәби уен вакытында искә алдылар. Әдәби викторинада, уен-ярышларда катнашып зирәклек күрсәттеләр. Пушкин иҗатына мәхәббәтләрен күрсәтеп, шигырьләрен яттан укыдылар. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Көн кызыклы, белемле һәм күңелле булды.