“Сөн буеның күренекле улы”
Апрель ае әдәбият өлкәсендә матур чараларга бик бай. Шуларның берсе якташыбыз, язучы Марат Әмирхановка 90 яшь. Шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәрләре кадет мәктәбе курсантлары өчен “Сөн буеның күренекле улы” исемле әдәби музыкаль кичә үткәрделәр. Биредә язучының иҗаты , аның әсәрләре , тормыш юлы хакында әңгәмә алып барылды, видеороликлар күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде.



