Сәламәтлек - үзебезнең кулда!”
7 нче апрель көнне, Актаныш үзәк китапханә хезмәткәрләре, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан “Сәламәтлек - үзебезнең кулда!” дигән темага сәламәтлек чарасы уздырды. Чара гимназия укчылары белән үткәрелде.
Китапханәчеләр кызыклы викторина сораулары һәм сәламәтлек турында табышмаклар әйтеп балаларны ял иттерде.
Чарада балалар кеше сәламәтлеге нидән гыйбарәт һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеген ачыкладылар. Көн режимы, дөрес туклану, гигиена мөһимлеге турында сөйләштеләр. Ни өчен чыныгырга кирәклеген һәм тормышыбызда сәламәт йокы нинди роль уйнавын белделәр. Аннан соң төрле күнегүләр башкарылды, гимнастика ясалды. Шулай ук “Сәламәтлек дөньясына китап аша” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде һәм күзәтү ясалды.



