«Сәламәт тәндә – сәламәт акыл»
1948 елның 7 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына нигез салына. Шуңа күрә нәкъ менә шушы көнне бөтен дөньяда ел саен Бөтендөнья сәламәтлек көнен бәйрәм итәләр. Сәламәтлек- кешенең иң мөһим тормыш кыйммәтләренең берсе. Бөек немец шагыйре Генрих Гейне: "Мин белгән бердәнбер матурлык-сәламәтлек"- дип язган.
Шул уңайдан 30 мартта Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» дип аталган брейн-ринг интеллектуаль уены оештырылды һәм үткәрелде. Чара техникум студентлары белән узды. Алар ике командага бүленеп, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру , зарарлы гадәтләрне булдырмау, һәм башка кызыклы биремнәрдә ярыштылар. Балаларга ЗОЖ тематикасы буенча гади сораулар тәкъдим ителде, алар 1 минут эчендә сорауларга дөрес җавап бирергә тиеш иделәр. Катнашучылар бик актив дискуссия алып бардылар һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында катнашучылырга һәм җанатарларга истәлек бүләкләре таратылды.




