"Шигырь һәм җыр канатында"
29 март көнне, үзәк китапханә, татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе иясе Р.Миңнуллинны искә алу кичәсе уздырды. Кичә Салават Фәтхетдинов башкаруында “Әнкәмнең догалары” видеоклибы белән башланып китте. "Шигырь һәм җыр канатында" исемендәге әлеге әдәби-музыкаль кичәдә әдипнең тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Катнашучыларга шагыйрьнең үзе укыган "Татарларым" шигыренә видеоклип тәкъдим ителде.Укучылар шагыйрьнең "Татарстаныбыз", "Хөррият", "Шәһре Болгарда", "Туган телемә", "1994. Актаныш.Сабантуй", "Аналар нәрсә уйлый", "Әнкәй хатлары" һәм башка шигырьләрен укыдылар. Р.Миңнуллин сүзләренә язылган "Сөн буеннан әнкәй кайтып килә", "Мәхәббәт шушыдыр", "Каеннар", "Гашыйк булыр чагым", "Каеннар", " Гөлем чәчәк аткан", "Китмәсен син җанымнан" җырларын караокега кушылып башкардылар.Соңыннан әдәби-викторина уздырылды. Укучы- яшьләр өчен уздырылган әлеге тәрбияви әдәби кичәдә, Роберт Миннуллин белән бәйле булган кадерле хәтирәләр барланды.




.jpg)


