"Җан җылысы кирәк кешегә"
21 февраль көнне хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре татар шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан " Җан җылысы кирәк кешегә" дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр. Техникум студентлары язучының балачагы, мәктәп һәм яшүсмер еллары белән таныштылар. Авыр фаҗига булуга карамастан, язарга, иҗат итәргә карар кылган кеше язмышы аларда зур кызыксыну уятты . Фәнис Яруллин Муса Җәлил премиясе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган кеше. Аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре»дигән мактаулы исем бирелгән. Чара барышында викторина үткәрелде, тема буенча китап күргәзмәсе һәм күзәтү тәкъдим ителде. Китапханәчеләр һәм студентлар шагыйрьнең яраткан шигырьләрен укыдылар.



