"Иң зур бүләк- китап"
1 декабрь көнне «Бердәм Россия» партиясе оешу көне уңаеннан Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Зәһинә Исламова район китапханәсенә «Собиратели земли русской» документаль-әдәби сериясе китапларын тапшырды. Әлеге китаплар сериясе «Бердәм Россия»партиясе ярдәме белән Россия хәрби-тарихи җәмгыяте яклавында басылып чыкты. Беренче томнар Петр I, Александр Невский һәм Владимир Красное Солнышко турында. Сериягә старт Петр I багышланган басма салды, игътибар үзәгендә Петр I шәхесе, аның реформасы һәм замандашларының императорга карашы. Ул үз халкының мәнфәгатьләрен яклаучы, күренекле полководец һәм сәясәтче иде. Бүләк ителгән китаплар китапханәнең китап киштәләрендә үз урынын гына түгел, ә үз укучыларын да табар дип ышанабыз.
