Центральная библиотека

"Коррупция нәрсә ул?"

19 ноябрьдә Актаныш үзәк китапханәсендә "Коррупция нәрсә ул?» дигән темада диспут  үтте. Хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Россиядә коррупциянең  тарихы белән таныштырдылар, коррупциянең нәрсә ул һәм аның илгә һәм һәр кешегә нинди зыян китерүе турында сөйләделәр. «Коррупция» төшенчәсенең, аның белән көрәшү ысуллары турында белемнәрен ныгытып,  куелган сорауларга җавап бирделәр: «Ришвәт нәрсә ул?» , "Ришвәт,  бүләк итүдән нәрсә белән аерылып тора?» , "Коррупция нәрсә ул Сезнең аңлавыгызда?» , "Сез коррупция турында нинди чыганаклардан беләсез?»  Балалар фикер алышуда актив булдылар, коррупция турында үз фикерләрен әйттеләр. Шулай ук катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Төрле  ситуацияләр каралды  һәм,  коррупция – ике яклы дигән нәтиҗәгә килделәр. Алучылар булса, бирүчеләр дә бар. Барлык юнәлештә дә көрәшергә кирәк...