"Татар шигъриятенең шәехе!”
4 октябрьдә якташыбыз, язучы Ленар Шәехның юбилее булып узды. Бу уңайдан 12 октябрьдә Актаныш үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Татар шигъриятенең шәехе!” дип аталган әдәби сәгать уздырдылар. Әлеге чарада техникум студентлары катнашты. Китап күргәзмәсе һәм аңа күзәтү тәкъдим ителде. Китапханәчеләр һәм балалар шагыйрьнең яраткан шигырьләрен укыдылар. Бу чара һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.

