“Көлүдә бөтен тылсым”
6 апрель көнне Актаныш үзәк китапханәсендә Халыкара көлке көненә багышланган чара узды.
Чара башында студентлар безнең илгә әлеге бәйрәмнең каян килүен һәм ни өчен нәкъ менә 1 апрельдә билгеләп үтелүен белделәр, бу көнне дөньяның төрле илләрендә яшәүчеләрнең ни рәвешле шаяруларын һәм уйнавын ачыкладылар. Студентларга Россиядә бу бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан кертелүе, 1 апрель шаяртулары Петр 1 заманыннан бирле билгеле булуы бик кызык булды. Укучылар төрле конкурсларда катнаштылар. Алар шулай ук хәйләкәр сорауларга җавап бирделәр, яраткан хикәяләрен, әкиятләрен һәм аларның авторларын искә төшерделәр, зирәклекләрен һәм талантларын күрсәттеләр. Күңелле музыкаль паузалар кичәне тагы да ныграк ямьләде.
