«Ленинград блокадасы»
27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә.
Бүген 31 январь көнне үзәк китапханәнең уку залында 2 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Блокадалы Ленинград»дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Китапханәчеләр балаларга Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар: ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатлары тарафыннан Ленинградны саклау турында сөйләделәр. Балалар кечкенә кыз Таня Савичева язмышы хакында да мәгълүмат алдылар. Аның көндәлеге Бөек Ватан сугышы символларының берсе булды. Укучылар игътибарына "Хәтер һәм Дан елы" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар «Ленинград блокадасы» дигән документаль фильм карадылар.