Халыкара инвалидлар көне
Халыкара җәмәгатьчелек календарьда күп кенә истәлекле даталарны билгеләде. Алар арасында – әһәмиятле көн- язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан, көчле рухлы, максатчан кешеләребез-Халыкара инвалидлар көне зур урын алып тора.
5 декабрь көнне үзәк китапханәнең уку залында технология техникумы укучылары өчен “Мәхәббәтсез һәм мәрхәмәтсез кеше юк” исеме белән очрашу –кичә уздырылды. Кичәдә физик мөмкинлекләре чикле булган актив китап укучылар , гомерен мәдәнияткә багышлаган Энҗе Якупова һәм Актанышта яшәүче Кайбыч районы кызы Лилия Валиева чакырылган иде. Чарада "Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез " исеме белэн китап кургәзмәсе эшләде, күзәтү уткәрелде. Ф.Яруллиның “Чәчәкләр моңы”, К.Җәмитнең “Килмешәк”, Г.Троипольскийның “Белый бим, Черное ухо” китаплары буенча буктрейлер күрсәтелде. Кичәдә катнашучылар мини-викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Бу очрашу чарада катнашучыларга яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алырга мөмкинлек бирде.