“Россия.Ватан.Бердәмлек”
5 ноябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясе көненә карата мәдәният һәм сәнгать паркында Актаныш халкы һәм “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Россия.Ватан.Бердәмлек” темасында аралашу сәгате үткәрде. Чарада “Татарстан Республикасы Коституциясе көне”, “Халыклар дуслыгы –Татарстан байлыгы” темасында китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды. Күргәзмәдә Россия, Татарстан тарихын, милләтләр дуслыгын чагылдырган китаплар, шул темага кагылышлы поэзия әсәрләре тәкъдим ителде.Күргәзмә буенча җанлы әңгәмәдән соң, катнашучылар ”Әдәби – экспресс”ка тукталдылар. Алар мини- викторинадагы кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. “Шигъри тәнәфестә” Р.Миңнуллин, М.Кәрим, Р.Вәлиев, Л.Шәех, Р.Харис, Г.Рәхим, Ә.Баянов шигырьләрен укыдылар.