Факил Сафин
24 ноябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре тантаналар залында күпкырлы талан иясе: язучы, шагыйрь, композитор А.Алиш, А.Грибоедов ис.премияләре иясе Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин белән очрашу уздырды.. Очрашуда “Һәркемнең үз каләме” исеме белән китап күргәзмәсе эшләде. Ф.Сафинның “Саташып аткан таңнар”, “Хат ташучы” әсәрләре буенча буктрейлер күрсәтелде.Чарада аның шигырьләрен “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Р. Абударова, сәнгать мәктәбенең театр группасы балалары “Керпенең шәһәргә сәяхәте” әкиятен сәхнәләштерде, “Умырзая” балалар вокаль ансамбле, Р.Мусин, А.Арсланова аның җырларын яңгыраттылар. Автор үзенең иҗаты турында тулырак таныштырды, китапларының язылу тарихы турында сөйләде. Бәйрәм чарасында “Агыйдел дулкыннары” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе әгъзалары Л.Шәйгарданова, Ф.Дәүләтбаев, Р.Сәләхиев катнашты, матур шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук якташыбыз, танылган язучы Ә.Ситдыйкова, галим, филология фәннәре докторы Д.Нигматҗанова катнашты һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Д.Нигматҗанова матур җырлары белән кичәне ямьләде. Чара ахырында китапханә директоры Л.Шамсунова рәхмәт хисләрен җиткерде, очрашу истәлеге тапшырды. Гомумән чара һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.