Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

«Язгы чәчәкләр» дигән мастер-класс

26 март көнне Әтәс авыл китапханәсе  балалар  белән «Язгы чәчәкләр» дигән мастер - класс үткәрде.  Китапханәче балаларга  гофрированный кәгазьдә  чәчәкләр ясау турында сөйләде һәм чәчәкләрне эшләп күрсәтте. Балалар бик тиз отып алып үзләре дә чәчәкләр ясадылар. Алар ясаган чәчәкләр бик матур килеп чыкты. Балалар чәчәкләрне үзләре дә ошаттылар.  Бу  ясалган чәчәкләрне   веноклар бизәү өчен куланырга сүз куештылар.