«Терроризмга- юл юк»
11 март көнне Әтәс авыл китапханәсе укучы балалар белән «Терроризмга- юл юк» дигән куркынычсызлык сәгате үткәрде. Китапханәче укучыларга терроризмның нәрсә икәнлеге турында сөйләде. Балалар белән булган ачык сөйләшүдә китапханәче куркынычсызлык чаралары турында: кая таба хәрәкәт итәргә, кая качарга, ничек хәбәргә чыгарга, бер-береңә ярдәмләшү турында .Балалар бу чарада бик җентекләп тыңлап утырдылар һәм мондый чаралар аларга кирәклеген әйттеләр. Соңыннан балаларга кисәтү кәгазьләре өләшенде.
