«Бәйрәмең белән кыз туганым»
7 март көнне Әтәс авыл китапханәсе клуб белән берлектә күчмә китапханәдә «Бәйрәмең белән кыз туганым» кичәсе үткәрде. Кичәне китапханәче Гарипова М сценарий нигезендә алып барды. Мәдәният хезмәткәрләре җыр. биюләр башкардылар. Кичә кунаклары уеннарда, ярышларда актив катнаштылар . Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
