Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

«Батырлар даны мәңгелек».

6-февраль көнне Әтәс авыл китапханәсе «Изге Ай» клубы апалары белән чираттагы очрашуны үткәрде. Очрашуыбыз  Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан  авылдашларыбыз батырлыкларын искә алып, аларга җыелып дога кылу иде. Китапханәче  өлкәннәрне  Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткәреләсе чаралар белән таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы  өлкәннәрне СВОга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Китапханәче Р.Сафинның «Тол хатыннар биюе» шигырен сөйләде, мәдәният хезмәткәрләре  җырлар бүләк иттеләр. Соңыннан чәй табыны әзерләнде.