“Изге Ай” клубы членнары белән Миграҗ кичәсе
24- гыйнвар көнне Әтәс авыл китапханәсе “Изге Ай” клубы членнары белән Миграҗ кичәсе үткәрде. Бәйрәмдә Фатыйма абыстай Миграҗ кичәсе турында сөйләде. Китапханәче Гарипова дини китапларга күзәтү ясады. Соңыннан катнашучылар бергәләп вәгазьләр тыңладылар, фикер алыштылар. Очрашу чәй табыны артында әңгәмәләр белән төгәлләнде.
