«Алар илгә Җиңү алып кайттылар»
31-гыйнвар көнне Әтәс авыл китапханәсе «Изге Ай» берләшмәсе членнары белән «Алар илгә Җиңү алып кайттылар» дигән әдәби уку үткәрделәр. Китапханәче Бөек Җиэүнең кадере турында сөйләде. Татарстанның фронтовик язучылары әсәрләренә күзәтү ясады. Г.Әпсәләмов әсәрләренә аерым тукталып, аның әсәрләренә югары бәя бирде. Өлкәннәр үзләре дә сугыш турында китапларның эчтәлеген сөйләделәр, өзекләр кычкырып укыдылар.74-яшьлек Наилә апа М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләде.Бу чара барысына да бик ошады.

