Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

«Кышкы әкият» дигән әдәби сәгать.

5-гыйнвар көнне Әтәс  авыл китапханәсе «Яңа елның беренче китап укучысы» исемле  акциягә кушылды.  Китапханәгә килгән балаларга   яңа  журналлар, китаплар белән таныштырды.  Яңа формуляр  тутырды. Соңыннан китапханәче балалар белән «Кышкы әкият» дигән әдәби сәгать үткәрде.  Балалар яраткан әкиятләрен  кычкырып укыдылар, сөйләделәр.  Әкиятләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан  китапханәче   катнашучыларга яңа ел бүләкләре бирде.