«Алар көчле рухлылыр» дигән әдәби сәгать
6-декабрь көнне Әтәс авыл китапханәсе өлкәннәр белән «Алар көчле рухлылыр» дигән әдәби сәгать үткәрде. Чарада китапханәче сәламәтлекләре чикле булган язучыларның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Катнашучылар үзләренә ошаган авторның шигырен кычкырып укыдылар, авторлар турында үз фикерләрен белдерделәр. Соңыннан китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

