Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

«Туган ягым Татарстан»

30 август көнне  Әтәс авыл китапханәсе Татарстан көне уңаеннан   балалар  белән  ачык һавада  «Туган ягым Татарстан» дигән бәйрәм үткәрде. Китапханәче балаларга  Республика көне турында сөйләде. Шулай ук  туган авылыбыз Апач турындагы китапка күзәтү ясалды. Балалар  Татарстан турындагы   викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Бәйрәмебезне  «Мин яратам сине, Татарстан» дигән җырны күмәк җырлап бетердек. Соңыннан балалар күчтәнәчләр белән сыйландылар.