"Язлар сезнең белән матур кызлар-йолдызлар"
7март көнне Чалманарат китапханәсендә "Язлар сезнең белән матур кызлар-йолдызлар"исемле яз бәйрәме кичәсе узды."Чалманарат" һәм я"шәбез"командаларына бүлешеп килгән кунаклар-кызлар йолдызлар ярышларда көч сынашты:буталган әйтем сынамышларны җыйды,башваткычлы кире тезелгән шигырьне җыеп,җырга салды.Шигырь аша хатын -кызны олылады.Ә ярыш нәтиҗәсе гөрләшеп чәй табыны артында утыру булды:дуслык җиңде.
