"Халыкара дуслык көне"
Халыкара дуслык көне буларак, без мәдәният хезмәткәрләре белән бергәлектә, авылыбызның Баян Дәуләтов урамында "Урам көне" уткәрдек. Авылдашларыбыз бик теләп хәм җылы кабул иттеләр. Шулай булмыйча мөмкин тугел, чөнки бәйрәм бик эчтәлекле утте. Өлкән буыннарыбыз урамыбызның барлыкка килуен аңлатып, уткәнен хәм хәзергесен чагыштырдылар. Мәктәбебезнең хөрмәтле тарих укытучыбыз Зөлфирә апа Латипова, Баян Дәуләтовның биографиясе белән таныштырды, аның батырлыгын искә алып, кыю рәвештә урамыбызга куелып, горурланып яшәвебезне аңлатты.
Авылыбыз җәухәрләре Язилә апа Галләмова, Фәнәвис абый Дәуләтбаев, Роберт абый Сәләхиев узләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Шамил абый Шәемов исә, Язилә апа сузләренә язылган хәм көенә салынган матур, моңлы җырларын буләк итте. Өлкәннәребез уеннарда катнашып, җыр - биюләрдә узләренең сәләтләрен курсәтеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Соңыннан узләре алып килгән кучтәнәчләр белән самавырдан чәй эчтек...Бик куңелле хәм җылы аралашу булды. Киләчәктә дә дус, тату яшәргә язсын дигән теләктә таралыштык.
