"Киләчәккә атлап барам әле"
Безнең авыл китапханәсендә китап сөюче нәни дусларыбызга кызыклы, эчтәлекле, мәгь нәле, төсле рәсемнәр белән баетылган китаплар бик куп. Шулар янәшәсендә узенә җәлеп итеп торучы "Сабантуй" журналы да бар. "Сабантуй " журналын балалар бик яратып укыйлар. Эчендәге әкиятләрен кычкырып укып, шигырьләрен яттан сөйлиләр. Узләрен кызыксындырган сорауларга җавап табып, ребусларны чишәләр. Алай гына да тугел, узләре кебек яшьтәшләренең,"Яшь хәбәрче" рубрикасындагы язмаларны яратып укыйлар. Узләре дә язган әкиятләрен, шигырьлэрен, ясаган рәсемнәрен "Сабантуй " журналына җибәрәләр. Мәсәлән, Галиуллина Исламия "Киләчәккә атлап барам әле" дип исемләнгән, бик эчтәлекле шигырен җибәргән. Исламия узе дә хәрдаим яшьтәшләренең иҗаты белән кызыксынып тора. Киләчәктә дә уңышлар телибез Исламия, яңа иҗат җимешләреңне журнал битләрендә курербез дип ышанабыз.
