Татарско-Суксинская сельская  библиотека - филиал № 31

"Әй балачак, ал томанга төренеп, гомер буе озатып барачак".

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне.Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, куңелле балачак кирәк. Шагыйрьләребез дә узләренең шигырьләрендә шушы теләкләрне җиткерә.

Балдан татлы бала чагым,

Купме хисләрем синдә.

Купме иркәләу,сөелу,

Купме җылы кул иңдә.

  Шул уңайдан без , мәктәп алды лагерына хәм балалар бакчасына йөруче нәни дусларыбыз белән, "Әй балачак, ал томанга төренеп , гомер буе озатып барачак" дип исемләнгән куңел ачу иртәсе уздырдык. Китапханәгә йөреп, иң куп укыган ике укучыга диплом тапшырып,иртәбезне төрле уеннар уйнап, яңа китаплар белән танышып, шагыйрьләребезнең балалар, балачак темасына язылган шигырьләрен укып, тынычлык турында рәсемнәр ясап, куңелле уздырдык.