"Нәуруз-мөбәрәк булсын"
22 март көнне, авыл китапханәсе мәдәният йорты белэн берлектә " Нәуруз" бәйрәме уткәрде. Бәйрәмдә мәктәп укучылары, укытучылары , авылыбыз өлкәннәре бик теләп катнашты. Укучылар балалар китаплары белән кызыксындылар. Китапханәче биргән сорауларга бик төгәл җавап бирделәр. Бәйрәмдә бергәләп җырладык та, биедек тә, төрле ярышларда катнаштык, буләкләр алдык. Аннан бергәләп чәй эчеп , өйләргә таралыштык. Нәуруз-мөбәрәк булсын!
